Руфина Фаритовна Сез туган телебезне яратырга, аның нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен күп тырышлык саласыз. Сезнең дәресләрегез кызыклы һәм мавыктыргыч, бер тын алышындагы кебек сизелмичә үтеп китә. Без һәр дәресегезне көтеп алабыз. Татар әдәбиятының үлемсез әсәрләрен безнең күңелләребезгә бик оста итеп җиткерә беләсез, безне хисләндерәсез, уйландырасыз, геройлар язмышын йөрәгебез аша үткәртәсез.
Сез безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, киңәшче дә. Без һәрвакыт сезнең белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, фикер алышабыз. Вакытыгызны кызганмыйча һәрвакыт безнең янда булырга тырышканыгыз өчен дә зур рәхмәт сезгә! Бүгенге көндә Сез башкарган авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык, тыңлаучан һәм сәләтле укучылар, гаилә бәхете телим. Эшегездә һөнәри уңышлар һәрчак юлдаш булсын.. Һәрвакыт шулай киң күңелле, олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм Сезнең каршыгызда баш иябез. Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, укучыгыз Айнур Сәетгәрәев.