rufina1968 » 14 мар 2016, 12:25
МИН - УКЫТУЧЫ (эссе)
ГАЛИМҖАНОВА РУФИНА ФӘРИТ КЫЗЫ
Башкортстан Республикасы Дүртөйле шәһәре I санлы урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Якутлар табыладыр вакыт белән...(Г.Кандалый)
Җир йөзендәге иң матур һәм изге могҗиза - туган тел. Ул анадан балага, укытучыдан укучыга, милләттән халыкка күчә торган тылсым. Тел аша әби-бабаларыбызга, әти-әниебезгә, туган җиребезгә, халкыбызга, милләтебезгә булган ихтирам тәрбияләнә, әхлакый сыйфатлар үстерелә.
Борын заманда бер патша үзенең хезмәтчеләренә “дөньядагы иң татлы” әйберне алып килергә кушкан - аңа тел алып килгәннәр. Аннары “иң ачы” әйберне сораткан - янә тел китергәннәр. Шулай ук “иң матур” әйбер дип тә аңа тел тәкъдим иткәннәр. Ниһаять патша “иң ямьсез” әйберне таптырган: тагын тел алып килгәннәр. Әйе, дөньяда иң татлы да тел, иң ачы да тел, иң матур да тел, иң ямьсез дә тел. Бары тик шул тел аркылы гына чынбарлыкны танып белергә, яхшыны яманнан аерырга, матурлыкны тоярга өйрәнергә мөмкин. Яңа белемнәр, кыенлыкларны җиңү, эзләнү аша үтә белем алу юлы. Боларның һәммәсен балаларга укытучы аңлата, төшендерә. Шуңа күрә дә укытучы һөнәре – иң изге һөнәрләрнең берсе.
Мәктәп еллары... Башлангыч сыйныфның III сыйныфында укыганда укытучым Нәфисә апа Малик кызы дәрес ахырында өй эше итеп “Мин кем булырга теләр идем?” дигән темага инша язарга тәкъдим итте. Мин озак уйлап тормыйча “укытучы” дигән сүзне язып, ак кәгазь битенә фикерләремне тезә башладым... Әйе, укытучы. Чөнки барыбыз да (сыйныфта 5 бөртек бала) шундый акыллы, эчкерсез, саф күңелле, сәләтле, чибәр һәм япь-яшь укытучы апабызга охшарга тырыша идек....
Минем сабый күңелемдә белемгә омтылыш, үз-үземә ышаныч уятучы, беренчел һөнәри сыйфатларны тәрбияләүче кеше - әнием. Ул һәр эшне зур теләк белән башкарырга кирәклеген аңлатты: “Эшләвең кешеләр өчен, ә өйрәнүең үзең өчен. Тырышлык һәм көч салмыйча тормышта үз урыныңны табып булмый,” - дип өйрәтте ул безне. Ә мөгаллимә булу теләге мине Башкорт дәүләт университетына алып килде. Анда укып белем алган, аны тәмамланган көннән башлап, үз телемә, халкыма, үз һөнәремә тугры булып, эчкерсез хезмәт итүемне дәвам итәм.
Бүгенге көн таләпләренең берсе - баланың табигый сәләтен ачу, аны иҗади шәхес буларак әдәпле, әхлаклы һәм милләте белән горурлана алырлык итеп тәрбияләү. Укытучы бала күңелен аңларга, үз тирәсендә яхшылык, үзара аңлашу, аралашу әдәбе, бер-береңне хөрмәт итү мохите тудырырга тиеш дип саныйм. Үз чиратында бу ана теле укытучысы алдына зур бурычлар куя. Укытучы эш процессында дөрес юнәлеш алырга тиеш. Бу очракта ул үзенең методик ялгышларын төзәтә һәм тупланган методик базадан иҗади файдалана алачак. Укыту методларын билгеләгәндә һәм материал сайлаганда, укучыларның яшь аерымлыкларын да, материалның укучыларга аңлаешлы булуын да исәпкә алып эш итү мөһим. Укытучы барыннан да элек түбәндәге сорауларга җавап бирә: ничек, нәрсәне, һәм күпме өйрәтергә? Ни өчен шулай өйрәтергә, ә башкача түгел? Бүген алдынгы технологияләр, фән һәм техниканың кисәк сикереш, үсеш алган чоры. Компьютер, кесә телефоннары, скайп заманында баланы туган тел белән кызыксындыру бик катлаулы мәсьәлә булып тора. Туган телдә аңлашу, матур, сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү, һәр баланың телгә сәләтен ачу, телгә карата мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү - минем эшчәнлегемдәге максатлар.
Максаттан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдем: шәхесне рухи яктан үстерү, аны төрле белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә әзерләү, аңа милли-мәдәни тәрбия бирү, күп төрле халыкларның гореф-гадәтләрен ихтирам итүче шәхес тәрбияләү, универсаль белем күнекмәләрен туплау, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген үстерү, алган белемнәрне тормышта куллана алу мөмкинлекләрен ачу.
Туган телгә өйрәткәндә эш өч юнәлештә алып барыла: дәрес, сыйныфтан тыш эшчәнлек һәм бала шәхесен үстерүгә шартлар тудыру. Укучының эшчәнлек һәм иҗади сәләте күбрәк дәрестә ачыла. Дәрестә баланы фикерләргә өйрәтү ул яңа дәүләт стандартлары таләбе. Ә сорау кую, аны урынлы куллана белү исә фикерләү сәләтен үстерүнең уңышлы алымнары. Үсеш дәресе аңларга-сорарга һәм аңларга-эзләнергә өйрәтә. “Нигә?”, “ни өчен?” дигән сораулар дәрестә тикшеренү-эзләнү методына хас: эшебез “аңладым - истә калдырдым - фикеремне әйтә алам - белемнәрне гамәлдә кулланам” дигән калып буенча бара. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына сүзләрнең дөрес әйтелеше, дөрес уку буенча күнекмәләр үткәрүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Күпмилләтле мохиттә дөрес сөйләшергә өйрәнү баланың белем дәрәҗәсен күрсәтүче мөһим фактор. Сүзлек эше, орфоэпик күнегүләр үткәрү, “кластер” методы белән эшләү дә әйтелештәге, укудагы яки язудагы хаталарны булдырмаска ярдәм итә. Тагын да “шатлык аша укыту һәм тәрбияләү”, дәрестә стимуллар системасы булдыру кебек алымнар уңышлы. Һәр баланың аң-белем дәрәҗәсе һәм мөмкинлекләре төрлечә. ”Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана”,- дигән бөек Аристотель. Чынлап та, дәрестә баланы гаҗәпләндерерлек ситуацияләр булдыру, аларны чишү юлларын эзләү бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Дәрестә уңышлы булсын өчен һәр укучыны кызыксындыру кирәк. Ә кызысынган укучы “бу кызык”, “моны мин дә эшли алам”, “мин моны үзем башкардым”, “мин дә сәләтле” кебек фикерләрне әйтә ала.
Тәҗрибә эш дәвамында туплана, еллар үткәч, тулылана. Төрле дәресләрдә уңышлы куланыла торган метод-алымнарым, үстерелешле дәресләр системасы да бар. Мәсәлән, уку мәсьәләсен кую аша да балаларны кызыксындырып, дәреснең проблемалы ситуациясен тудырырга мөмкин. Метод һәм алымнарның нәтиҗәлелеген күрсәтүче иң мөһим билге - ул укучыларымның туган телдә сөйләшүе һәм үзебезнең телебез белән кызыксынуы.
Еш кына: ”Укытучы бәхетле кешеме буламы?”- дигән сорауны ишетергә туры килә. Минемчә, укытучы кеше бик бәхетле. Әлбәттә, көндәлек тормышта, тынгысыз хезмәтебездә авырлыклар очрап кына тора. Ләкин укытучы - оптимист. Ул, иң беренче чиратта, киңәшче һәм остаз, психолог булырга, баланың күңел дөньясына үтеп керә белергә тиеш. Саф һәм эчкерсез рәхмәт сүзләре барлык дәрәҗәләрдән дә кадерлерәк. Кыенлыклар килгәндә мин шул турыда уйлыйм. Хезмәтемнән һәм тормышымнан канәгатьмен. Һәрвакыт укучыларыма ярдәм кулы сузарга ашыгам, алар күңелендә белем чаткылары кабызам, уй-фикерләрем белән уртаклашам, шуңа күрә мин үземне бәхетле дип әйтә алам. Бәхетлемен, үз телемдә үз милләтем телен укучыларыма җиткерәм. Бөек әдибебез Туфан Миңнуллин да: “Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан”, - дигән.