Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы.
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала.
Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә профессия.
Ул укучыларны яратырга, алар белән уртак тел таба белергә, ярдәмчел һәм аңлаучан булырга тиеш.Болардан тыш укытучы бала күңеленә үтү юлларын да сайлый алырга һәм тирән белем биреп олы тормышка әзерләргә омтылырга тиеш. Укытучы булу өчен уку гына җитми, аның өчен ниндидер бер сәләт булу кирәк. Гөлназ Бариевна нәкъ шундый укытучылардан.Сезгә "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсында уңышлар телибез!