Валишина Гульназ Бариевна

Модератор: Sulejmanow R.F.

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Юлияна » 22 мар 2016, 13:30

Укытучы, һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. һәр кеше үзен укырга һәм язарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле. Безнең мәктәптә зур хөрмәткә лаеклы укытучылар бик күп. Без сыйныф җитәкчебез, татар теле әдәбияты укытучысы - Гөлназ Бариевнаны бик яратабыз. Ул үз эшенә ихлас бирелгән белгеч, һәр дәрескә ныклап әзерләнә, бездә белемгә омтылыш, туры сүзлелек, гаделлек тәрбияли. Туган телебезнең нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтүдә аеруча зур тырышлык куя. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булып, сизелмичә дә узып китә. Ул зур осталык белән татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый, безнең күңелләребезгә үк җиткерә белә, безне хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә. Гөлназ Бариевна безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, якын кеше дә. Без һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, аңа киңәшләр сорап киләбез. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безнең янда булырга тырыша.
Юлияна
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 22 мар 2016, 13:28

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Эльвиночка » 22 мар 2016, 13:35

Укытучым... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына.
Хөрмәтле Гөлназ Барый кызы! Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Эльвиночка
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 22 мар 2016, 13:33

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Амелия » 22 мар 2016, 14:03

Хөрмәтле Гөлназ Барый кызы !
Сез һәрчак сабыр, чыдамсыз, яхшылыклар гына эшлисез. Безгә кылган изгелекләрегезнең игелеген күрергә насыйп булсын. Конкурста югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телибез. Җылы сүзләребезне, изге теләкләребезне шигъри юллар аша җиткерәсебез килә.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез!
Амелия
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 22 мар 2016, 14:02

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Lusia » 25 мар 2016, 20:41

Немало опытных учителей работают в школе, для которых характерны трудолюбие, любознательность, настойчивость, деловитость и, пожалуй, самое главное - влюблённость в свою профессию, чувство ответственности к своей работе.
Один из таких учителей работает в МБОУ СОШ с.Никифарово - это классный руководитель 10 класса Валишина Гульназ Бариевна.
Она доброжелательна, любит своё дело, которому отдаёт себя сполна. И эту любовь к родному языку она всегда старается передать и детям. На её уроках всегда интересно и разнообразно. Педагог проявляет свою действительную любовь к детям, находит к каждому индивидуальный подход.
Гульназ Бариевна создаёт интересную и насыщенную жизнь ребят в классе проводя разные викторины и конкурсы, классные часы, сценки и соревнования. Много сил и времени уделяет она своему классу. Особо хочется отметить её классные часы, которые так любят дети.
Рядом с детьми – она настоящий друг, умный, добрый и мудрый Педагог с большим опытом работы – Валишина Гульназ Бариевна. А сеет она любовь к знаниям! Всегда улыбчивая и приветливая, беспокойная и неутомимая в работе, пользующаяся любовью учеников. Спасибо большое и низкий поклон за Ваш нелегкий труд!
Lusia
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 25 мар 2016, 19:37

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Резида Раисовна » 26 мар 2016, 08:28

Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына.

Хөрмәтле Гөлназ Барый кызы!Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез.

Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Укучылар күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. " Ел укытучысы"конкурсында Сезгә уңышлар телибез!
Резида Раисовна
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 26 мар 2016, 08:10

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение scharapchik » 26 мар 2016, 10:51

« Татар теле һәм әҙәбиәте уҡытыусыһы» конкурсы районыбыҙҙа йыл да үткәрелә. Быйылғы конкурста Никифар мәктәбенән Вәлишина Гөлназ Барый ҡыҙы еңеүсе булды.Балаларҙы туған телгә өйрәтеү, үҙҙәре йәшәгән ергә, төбәккә мөхәббәт уятыу,уның тарихын өйрәнеү- уҡытыусының төп маҡсаты.Гөлназ Барый ҡыҙының дәрестәре шул тиклем ҡыҙыҡлы, мауыҡтырғыс үтә.Бөтә йөрәген, күңелен һалып эшләгәнгә лә шулайҙыр ул.Уның тынғыһыҙ һәм еңел булмаған эшендә ҙур уңыштар һәм еңеп ҡайтыуын теләйек.
scharapchik
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 26 мар 2016, 10:17

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение scharapchik » 26 мар 2016, 11:08

Профессия учителя названа самой благородной. И это на самом деле так. Потому что, какой бы предмет ни преподавал, он должен направлять чувства и ум ученика на хорошее, помогать развернуться способностям. Нужно чаще говорить спасибо тем, кто изо дня в день готов трудиться для нашего же образования, ради нашего будущего.
scharapchik
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 26 мар 2016, 10:17

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение gulnaz1969 » 27 мар 2016, 10:49

Одно из важных качеств учителя-умение отдавать: делиться знаниями, опытом. Конкурс " Учитель года" дает учителям еще одну возможность показать себя, поделиться опытом. Я желаю Гульназ Бариевне успехов на конкурсе " Учитель татарского языка и литературы -2016". Самая большая удача любого педагога- это желание и умение его учеников самостоятельно добывать знания, получая удовольствие от учебы. Хороших Вам учеников!
gulnaz1969
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 26 мар 2016, 05:12

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Лиана Флюровна » 27 мар 2016, 12:39

Уважаемая, Гульназ Бариевна! Я знаю Вас как прекрасный педагог. Вы выполняете свою работу добросовестно и с любовью уже много лет подряд. Вы умеете заразить своих учеников жаждой познаний, как никто другой. Просим Вас радовать своей работой как можно больше поколений, будьте счастливы и здоровы!Желаю вам удачи!
Лиана Флюровна
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 24 мар 2016, 13:54

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение sayahova1963 » 29 мар 2016, 16:26

Хөрмәтле Гөлназ Барый кызы! Сезне зур җиңүегез белән чын күңелдән котлап үтәсем килә һәм конкурсның алдагы этапларында да уңышлар телим.
Гөлназ Бариевна Никифар урта мәктәбендә 1995 нче елдан бирле эшләп, бай педагогик тәҗрибә туплаган укытучы.Укытучы һөнәрен мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәтү, үз тәҗрибәсен яшь буынга күчерү һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән. Бүгенге көндә татар теле укытучысыннан күп хезмәт сорала. Ул укучыларына белем бирү белән беррәттән, аның туган теленең дә, нәкъ башка телләр кебек үк, кирәкле һәм затлы тел булуын төшендерергә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, иң беренче үзеңнең дә шушы хакыйкатькә чын күңелдән ышануың мөһим. Ана теле укытучысы гамәлләре аша халыкның холкы, характеры, акылы, әхлагы, рухы чагыла. Укучыга үз мөгаллимендә мондый кыйммәтләрне күрү бик мөһим. Әгәр укытучыда ватандашларының иң матур сыйфатлары бар икән, моны укучылар сизә һәм аларда үзеннән-үзе милли горурлык хисе уяна.Гөлназ Барый кызы да, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларда туган телебезгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияли, халкыбызның гореф-гадәтләрен, күренекле, зыялы шәхесләрен онытмаска өйрәтә. Бер акыл иясе әйткән: берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер- хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт.Педагоглар шәхес тәрбияләүдә зур роль уйныйлар, милләтпәрвәрләрне үстерүдә аларга зур вазифалар йөкләнә. Укытучыны мин күркәм сыйфатлар иясе, үз эшенә бирелгән шәхес дип күзаллыйм. Әлбәттә, һәр кеше үзенең киләчәген мәктәп белән бәйләгәндә нинди катлаулы һәм четерекле юлга басуны аңлап атлый, баланы кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче дә ул. Укытучы галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул- идеал, үрнәк кеше.Нәкъ менә шундый сыйфатларга ия дә инде Вәлишина Гөлназ Барый кызы.Уңышлар сезгә!
sayahova1963
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 26 мар 2016, 05:07

Пред.След.

Вернуться в Валишина Гульназ Бариевна

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron