Валишина Гульназ Бариевна

Модератор: Sulejmanow R.F.

Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение admin » 15 мар 2016, 06:45

.
Аватара пользователя
admin
Администратор
 
Сообщения: 754
Зарегистрирован: 11 мар 2013, 15:02

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение valishina71@list.ru » 16 мар 2016, 02:34

Мин – Укытучы.
Эссе
Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...
Күңелем белән гомер башым – балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң! Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.
Мин 1971 елның 15 ноябрендә Әлшәй районы Никифар авылында дөньяга килгәнмен. Авылыбыз гүзәл Дим буена урнашкангамы, бездә тырыш, уңган, моңлы, бай күңелле, ачык халык яши. Бәләкәйдән мин халкымның күңел матурлыгын күреп үстем. Туган мәктәбемдә яраткан укытучыларым миндә туган телгә мәхәббәт, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә, күркәм йолаларыбызга, тарихи үткәнебезгә хөрмәт тәрбияләделәр. Болар минем күңелемдә эзсез үтмәде. Мәктәбемне тәмамлаганга да егерме җиде ел сизелми дә үтеп киткән. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Хәзер инде үзем укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең.
Минем хезмәтем дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы. Балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Рәшидә апа (хәзер инде мәрхүм) этәргеч булгандыр. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Шушы карарым мине Башкорт дәүләт университетына китерде дә. Менә ике дистә елдан артык гомеремне укучыларыма багышладым. Мин мәктәптә татар теленең белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим. Балаларны татар телендә бер-берсен аңларга, бер-берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.
Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый. Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балаларым саф татарча сөйләшәләр, аралашалар. Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.
Валишина Гульназ Бариевна
valishina71@list.ru
 
Сообщения: 5
Зарегистрирован: 12 мар 2016, 17:59
Откуда: с.Никифарово МР Альшеевский район Республики Башкортостан

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение samatova34 » 18 мар 2016, 17:44

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы елда районыбызда үткәрелә. Алдынгы укытучыларыбыз яңа алымнар кулланып, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре күрсәтәләр. Иң яхшысы дип табылган мөгаллимебез республика күләмендә үткәрелгән конкурста катнашу хокукы ала. Быелгы конкурста Никифар урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Бариевна җиңүче итеп танылды. Аның дәресләре бик кызыклы, мавыктыргыч hәм эчтәлекле үтә. Гөлназ- hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы, туган телебезнең искиткеч матурлыгын күрергә, байлыкларын белергә өйрәтүче дә. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә коллегабызга ныклы тазалык, иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.
Сез- иң мәртәбәле Кеше,
Сез- иң чын Укытучы.
Шәкертем кеше булсын дип
Утлы күмер йотучы.
(Э.Шәрифуллина)
samatova34
 
Сообщения: 36
Зарегистрирован: 30 мар 2013, 17:48

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение samatova34 » 18 мар 2016, 18:01

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде. Ләкин шулай да күңелгә якыннары берничә генә була аларның. Кемдер укытучысын кырыс, әмма гадел булганы өчен, кемдер шәфкатьле яки таләпчәнлеге өчен якын күрә. Мәктәп еллары артта калгач, фәлән укытучының шундый гадәте бар иде, дип тә искә алучылар бар әле ул….
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан, дөресне ялганнан аерырга өйрәтергә , хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.
samatova34
 
Сообщения: 36
Зарегистрирован: 30 мар 2013, 17:48

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение samatova34 » 21 мар 2016, 08:09

Укытучы… Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык кешеләргә чиксез мәхәббәт… синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы канатлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. Зур уңышларга ирешеп кайтуыңны теләп калабыз! :)
samatova34
 
Сообщения: 36
Зарегистрирован: 30 мар 2013, 17:48

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение alfia1983 » 21 мар 2016, 12:49

Учителем не становятся – им рождаются! Именно эти слова подходят для описания работы Валишиной Гульназ Бариевны. Она УЧИТЕЛЬ с большой буквы! Что значит обучать детей? Это благородный, тяжелый, ежедневный и ежечасный труд. Учитель – это одна из самых сложных профессий в мире. Гульназ Бариевна, избрав путь педагога, посвятила всю себя образованию и воспитанию в своих учениках любовь к познанию, к прекрасному, к литературе, к родному языку.
Ваш скромный труд цены не знает,
Ни с чем он не сравним!
И все с любовью величают
Вас именем простым -
Учитель. Кто ж его не знает,
Простое имя это,
Что светом знаний озаряет
Живую всю планету!
Мы в вас берем свое начало,
Вы - нашей жизни цвет,-
И пусть года, как свечи, тают,-
Нам не забыть вас, нет!
Я желаю Гульназ Бариевне успехов, здоровья и удачи на конкурсе "Учитель татарского языка и литературы - 2016"!
alfia1983
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 21 мар 2016, 12:27

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Кулешова А.Р. » 21 мар 2016, 18:32

Гульназ Бариевна! Желаю творческого подъема и вдохновения, удачи и победы в Конкурсе!
Кулешова А.Р.
 
Сообщения: 6
Зарегистрирован: 14 мар 2016, 09:14

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение tanzila_nik » 22 мар 2016, 08:53

Гөлназ Бари кызының дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки ул дәресләрне, бай материал туплап, зур хәзерлек белән үткәрә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Гөлназ Бари кызы балаларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.
tanzila_nik
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 22 мар 2016, 08:41

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение valishina71@list.ru » 22 мар 2016, 10:09

Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.
Валишина Гульназ Бариевна
valishina71@list.ru
 
Сообщения: 5
Зарегистрирован: 12 мар 2016, 17:59
Откуда: с.Никифарово МР Альшеевский район Республики Башкортостан

Re: Валишина Гульназ Бариевна

Сообщение Эльнара » 22 мар 2016, 13:09

Хөрмәтле Гөлназ Барый кызы! Сезгә тынгысыз эшегездә уңышлар, "Ел укытучысы" конкурсында җиңүләр яулавыгызны теләп калабыз. Сезнең укучыларыгыз.
Эльнара
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 22 мар 2016, 13:04

След.

Вернуться в Валишина Гульназ Бариевна

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron