Страница 5 из 5

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 02 апр 2016, 17:35
Зульфия Флюровна
Современное образование предъявляет особые требования к личности учителя, уровню его профессиональной компетентности. Сегодня стало очевидно, чтобы соответствовать новым требованиям, учителю недостаточно владеть соответствующими знаниями и умениями, которые были получены в вузе.Необходим учитель, способный обновлять содержание своей профессиональной деятельности, наращивать свой профессионально-личностный потенциал. Руфина Фаритовна одна из таких учителей, которая целенаправленно работает над своим профессиональным ростом.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 04 апр 2016, 16:09
Юлбердина Эльмира
Зульфия Флюровна писал(а):Современное образование предъявляет особые требования к личности учителя, уровню его профессиональной компетентности. Сегодня стало очевидно, чтобы соответствовать новым требованиям, учителю недостаточно владеть соответствующими знаниями и умениями, которые были получены в вузе. Необходим учитель, способный обновлять содержание своей профессиональной деятельности, наращивать свой профессионально-личностный потенциал. Руфина Фаритовна одна из таких учителей, которая целенаправленно работает над своим профессиональным ростом.

Зульфия Флюровна! Позвольте с вами согласиться! Только самосовершенствование помогает учителю расти в личностном и профессиональном плане.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 05 апр 2016, 07:40
Юлбердина Эльмира
Җәмгыять укытучыга аерым бер җаваплылык йөкли, ышандыру көченә мөмкин хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кешенең гүзәл башлангычларын уяту, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп зур тәрбияви проблема. Шуңа күрә укытучы һәрдаим үсәргә, күп белергә, замана белән бергә атларга тиеш. Ә моның өчен күп укырга, эзләнергә кирәк.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 05 апр 2016, 07:44
Юлбердина Эльмира
Руфина Фәрит кызы!
Эштән, тормыш ыгы-зыгыларыннан арыган вакытларыгызда үзегезгә: “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадыммы мин?” дигән сорау биргәнегез булды микән? Булгандыр, һәм бер генә түгел. Бүген хәтта мин икеләнмичә сезнең өчен җавап бирә алам : ”Һич юк. Укытучы хезмәте – минем гомерлек һөнәрем!"

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 05 апр 2016, 15:51
lutzia.musina
Укытучылык эше- иң кыен эшләрнең берсе. Минемчә, укытучы булып туарга кирәк. Безнең Руфина Фаритовна нәкъ шундыйлардан. Укучыларга туган телебезнең нечкәлеген аңларга, сөйләшергә өйрәтүдә Руфина Фаритовна аеруча зур тырышлык күрсәтә. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булып, сизелмичә дә узып китә. Күпләребез өчен ул коллега гына түгел, чын дус, якын кеше дә. Һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, киңәшләр сорап киләбез. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безгә ярдәм кулын сузырга әзер тора. Руфина Фаритовна, сезгә конкурста жиңү, киләчәктә ижади уңышлар юлдаш булсын.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 06 апр 2016, 04:58
Зиннатуллина
Уҡытыусы…Ошо исем менән
Күҙ алдына килә яҡтылыҡ.
Күҙ алдына килә парта,
Таҡта, хата, аҡбур,
Ә күңеле һибә яҡтылыҡ.
Ошо шиғыр юлдары беҙҙең коллегабыҙ Руфина Фәрит ҡыҙына хас.Ул күңелендә һәр саҡ йылылыҡ йөрөтөүсе,сабыр,яғымлы,балаларҙы ихлас һөйөүсе уҡытыусы!
Руфина Фәрит ҡыҙы! Һеҙгә "Йыл уҡытыусыһы - 2016" конкурсында уңыштар теләйбеҙ! Күтәренке рух, ҡанатландырыусы илһам гел юлдаш булып торһон үҙегеҙгә!

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 07 апр 2016, 08:00
Юлбердина Эльмира
Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр укытучының үз язмышын мәктәп белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Руфина Фәрит кызын мин шуларның беренчесенә кертер идем. Кечкенәдән укытучы булу хыялы аның тормыш максатына әверелеп, үз урынын табарга һәм киләчәк буынны ана телендә тәрбияләргә әйди. Аңа бу изге хезмәтендә бары тик уңышлар гына телик!

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 07 апр 2016, 08:06
Юлбердина Эльмира
Бала күңеленә тормышка сөю
Һәм зур ышаныч салучы.
Белем үрләренә әйдәп баручы ,
Ул – мөгаллимә – укытучы.

Туган тел – әдәбият дөньясына
Иман биреп, алып кердегез.
Һәр балага ачкыч табып,
Зур шәхес итеп күрдегез.

Хатын – кызларга хас булган
Барлык сыйфатларга да ия сез.
Һөнәрегезгә тугры калганга,
Сезнең алда баш иябез!

Укытучым! Кабул итегезче:
Гөл – чәчәкләр – минем бүләгем!
Имин тормыш, якты көннәр –
Чын күңелдән сезгә теләгем!


Эльмира Юлбердина

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 10 апр 2016, 18:51
rufina1968
Юлбердина Эльмира писал(а):

Имин тормыш, якты көннәр –
Чын күңелдән сезгә теләгем!


Эльмира Юлбердина


Амин, хәерле һәм изге сәгатьтә. Тормышлар имин, киләчәк туар таңнар якты булсын! Рәхмәт, Элмира!!!