Страница 4 из 5

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 31 мар 2016, 19:12
Ригина Хайруллина
Руфина Фаритовна, удачи Вам!! Мы - болеем за Вас и поддерживаем. Пусть Ваше сердце бьется в унисон с сердцами тех детей, к которым Вы придете на урок. Верьте в себя- и они поверят Вам.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 01 апр 2016, 17:23
rufina1968
Ригина Хайруллина писал(а): Пусть Ваше сердце бьется в унисон с сердцами тех детей, к которым Вы придете на урок. Верьте в себя- и они поверят Вам.
Спасибо! Обязательно исполню Ваши пожелания. Верю, надеюсь и жду очень-очень, что дети поддержат меня.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 01 апр 2016, 17:29
rufina1968
[quote="Юлбердина Эльмира"]"Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый", - дип язган Фәнис Яруллин.
Әйе,Эльмира. Мин дә бу фикер белән бик тә килешәм. Без барыбыз да шушы кыңгырау тутыкмасын, тавышы туган телдә яңгырасын өчен көч салабыз. Шуңа күрә укучы балалар матур итеп сөйләшергә дә, матур итеп уйларга да, матур эшләргә омтылыр дип ышанабыз. Безнең тырышлык бушка китмәс, иншалла.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 01 апр 2016, 17:31
Зульфия Флюровна
Руфина Фәрит кызы тыйнаклыгы, сабырлыгы, эшне җайлап ипле генә оештыра белүе, каушап калган укучыны да тынычландыра алу сәләтенә ия булуы, кешелекле булуы белән укучыларының да, ата-аналарның да, хезмәттәшләренең дә абруен казанган укытучыларыбызның берсе. Сезгә бу бәйгедә уңышлар телим!

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 01 апр 2016, 17:36
rufina1968
Юлбердина Эльмира писал(а):Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Шулкадәр дөреслеккә туры килгән бу юллар. Укытучының алы да, ялы да, җәе дә, кышы да юк. Укытучының эше - аның укучылары гына бар. Моны укытучы һичбер вакытта онытмый. Чигә чәчләренә чал кергәч кенә хезмәт нәтиҗәләре күренә башласа да укытучы чиксез бәхетле кеше итеп хис итә үзен.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 01 апр 2016, 17:42
rufina1968
[quote="Юлбердина Эльмира"]Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаешь, и любить тех, кому преподаешь.
В.Ключевский.
А еще есть другая истина: Ученик не сосуд, который надо заполнить, а факел, который надо зажечь. Как, каким образом, на сколько успешно - это зависит от учителя.
Эльмирочка, спасибо за добрые слова. Счастья и добра тебе!

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 01 апр 2016, 17:49
Зульфия Флюровна
Һәр халык өчен туган тел- иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Тел ул- буыннан буынга мөкатдәс мирас булып күчеп килгән хәзинә. Шушы хәзинәне балаларга ирештерүче, аларны шушы телдә иркен сөйләшә, аралаша белергә өйрәтүче кеше - туган тел укытучысы. Руфина Фәрит кызы 20 елдан артык шушы өлкәдә армый-талмый хезмәт сала. Алда да сезгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 02 апр 2016, 14:10
rufina1968
Зульфия Флюровна писал(а):Һәр халык өчен туган тел- иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Тел ул- буыннан буынга мөкатдәс мирас булып күчеп килгән хәзинә. Шушы хәзинәне балаларга ирештерүче, аларны шушы телдә иркен сөйләшә, аралаша белергә өйрәтүче кеше - туган тел укытучысы.

Бүгенге заман укытучысы җилкәсенә нинди җаваплы эш йөкләтелгәнен укытучы бер үзе генә белә. Ходай ипле, аңлы укытучылар бирсен дә, заманалар имин булсын. Иминлек булганда гына тел язмышы да уңай хәл ителер...

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 02 апр 2016, 14:31
rufina1968
Бүген алдынгы технологияләр, фән һәм техниканың кисәк сикереш, үсеш алган чоры. Компьютер, кесә телефоннары, скайп заманында баланы туган тел белән кызыксындыру бик катлаулы мәсьәлә булып тора. Туган телдә аңлашу, матур, сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү, һәр баланың телгә сәләтен ачу, телгә карата мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү максатларын тормышка ашыруның эффектив юлларын эзләү өстендә эш алып бара бүгенге көн укытучылары.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

СообщениеДобавлено: 02 апр 2016, 15:32
rufina1968
nur писал(а): Заман мохитендә тәрбияләнүче яшь буынга туган тел укытуда яңа алымнар уйлап табу, укучыны кызыксындыра алу - укытучының зур хезмәт җимеше.

Бик дөрес фикер. Яңа алымнар куллану, укучыны кызыксындыра алу өчен тагын да ниндидер яңалыклар "изюминкалар" уйлап чыгарырга укытучыга вакыт ягы гына җитеп бетми шул. Кәгазь эше, бетмәс-төкәнмәс "тикшерүләр" укытучының "тәгәрмәченә таяк тыгып" тик тора. Яңа закон укытучыны бушка кәгазь каралаудан арындырыр дип өметләнәбез. Кешене өмет яшәтә...