Галимьянова Руфина Фаритовна

Модератор: Sulejmanow R.F.

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение aisaet » 30 мар 2016, 05:20

Руфина Фаритовна Сез туган телебезне яратырга, аның нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен күп тырышлык саласыз. Сезнең дәресләрегез кызыклы һәм мавыктыргыч, бер тын алышындагы кебек сизелмичә үтеп китә. Без һәр дәресегезне көтеп алабыз. Татар әдәбиятының үлемсез әсәрләрен безнең күңелләребезгә бик оста итеп җиткерә беләсез, безне хисләндерәсез, уйландырасыз, геройлар язмышын йөрәгебез аша үткәртәсез.
Сез безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, киңәшче дә. Без һәрвакыт сезнең белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, фикер алышабыз. Вакытыгызны кызганмыйча һәрвакыт безнең янда булырга тырышканыгыз өчен дә зур рәхмәт сезгә! Бүгенге көндә Сез башкарган авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык, тыңлаучан һәм сәләтле укучылар, гаилә бәхете телим. Эшегездә һөнәри уңышлар һәрчак юлдаш булсын.. Һәрвакыт шулай киң күңелле, олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм Сезнең каршыгызда баш иябез. Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, укучыгыз Айнур Сәетгәрәев.
aisaet
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 30 мар 2016, 04:57

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение guzelxac » 30 мар 2016, 05:51

Әле кичә генә Сезнең дәресләргә ашкына-ашкына йөгерешеп бара идек. Әйе, нәкъ шулай. Чөнки Сез һәрвакыт үзегезнең укучыларыгыз белән олы йөрәгегез белән бүлешергә әзер идегез. Туган телебез белән кызыксындыра алуыгыз, аны яраттыра белүегез аркасында мин татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән IV Бөтендөнья халыкара олимпиадада катнаша алдым. Хәтерегездәме: "Бу олимпиадада катнашу - ул үзе үк җиңү!"- дигән идегез. Күпме хисләр, тәэсоратлар, искиткеч сихри икенче бер дөнья... Сез мине дөньяга яңача карарга, тормыш ваклыкларын җиңә белергә өйрәттегез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Кайда да мин бар,
Кайда да мин татар...
Ничә мең еллар көрәшкән
Һәм җиңгән бит татар...
Уңышлы җиңүләр телим мин Сезгә!
guzelxac
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 30 мар 2016, 05:25

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение rufina1968 » 30 мар 2016, 08:36

Рәхмәт, коллегаларым, укучыларым. Барыбыз да бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп тырышып кына эшлик, укучыларны шәхес итеп тәрбиялик. Сезгә дә уңышлар юлдаш булсын.
rufina1968
 
Сообщения: 17
Зарегистрирован: 14 мар 2016, 11:05

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение Низамова » 30 мар 2016, 10:55

Руфина Фәрит кызы!
Бердәм булып, иңне иңгә куеп,
Күмәкләшеп йөкне тартмасак,
Милләт язмышына битарафлык
Күрсәтүгә аяк атласак,
Кем соң безгә ата-бабаларның
Гореф-гадәтләрен саклашыр?
Татар телен, ата-ана телен
Читтән килеп кемнәр яклашыр?
Сез нәкъ шундый укытучы! Эссегездә үзегезнең чын йөзегезне ачкансыз! Рәхмәт. Уңышлар юлдаш булсын.
Низамова
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 30 мар 2016, 10:24

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение Низамова » 30 мар 2016, 11:01

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында хөрмәткә лаек укытучыларның берсе сез. Тыныч кына, акыллы гына, шул ук вакытта бик җитди итеп туган телебез серләренә төшенергә өйрәтәсез. "Укытучы артист, художник, үз эшенә мәхәббәт белән караучы кеше булырга тиеш. Укытучыга барысын да белергә кирәк",- дип язган А.П.Чехов. Бик тә дөрес. Сез дә шундый укытучы.
Низамова
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 30 мар 2016, 10:24

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение nur » 30 мар 2016, 11:18

Туган телне өйрәтүнең әһәмиятен тирәнтен тойган, моның өчен бик күп көч, тырышлык салган укытучыларыбыз булу шатлыклы күренеш. Заман мохитендә тәрбияләнүче яшь буынга туган тел укытуда яңа алымнар уйлап табу, укучыны кызыксындыра алу - укытучының зур хезмәт җимеше. Руфина Фәрит кызы кебек җанын-тәнен биреп эшләүче педагоглар булганда буыннар бәйләнеше өзелмәячәгенә иманым камил. Бәйгедә зур уңышлар телим.
nur
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 30 мар 2016, 08:48

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение Ригина Хайруллина » 30 мар 2016, 16:42

Руфина Фәрит кызы үз эшенең остасы, укучыларына маяк булырдай укытучы. Яңлыкка омтылучан, һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими эшләүче югары культуралы педагог. Хезмәт вазифаларын намус белән башкара һәм иҗади эшләргә ярата. Аңа зур уңышлар телим!
Ригина Хайруллина
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 30 мар 2016, 15:58

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение Зиля Г. » 30 мар 2016, 16:52

Руфина Фаритовна! Хочу пожелать всегда оставаться на той педагогической вершине, которую вы достигли. Вы умеете заразить своих учеников жаждой познаний, как никто другой. Радуйте своей работой как можно больше поколений . Пусть ваши ученики радуют Вас всегда своими успехами. :)
Зиля Г.
 
Сообщения: 6
Зарегистрирован: 29 мар 2016, 11:56

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение Зиля Г. » 30 мар 2016, 17:37

Руфина Фаритовна является одним из ведущих учителей родного языка нашего города.
Она широко образованная и эрудированная. Это тот человек, который обладает всеми необходимыми учителю качествами: высоким профессиональным мастерством, умением общаться с детьми, стремлением к совершенствованию, требовательностью к себе, наконец, это просто хороший отзывчивый человек. Желаю удачи и успехов!
Зиля Г.
 
Сообщения: 6
Зарегистрирован: 29 мар 2016, 11:56

Re: Галимьянова Руфина Фаритовна

Сообщение rufina1968 » 30 мар 2016, 17:46

Хөрмәтле коллегаларым! Җылы сүзләрегез, якты уйларыгыз, изге ниятләрегез һәм тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Рәхмәт сүзләрегезгә,
Рәхмәт үзләрегезгә,
Рәхмәт дип кабатлыйм мин,
Тагын да, тагын да.
rufina1968
 
Сообщения: 17
Зарегистрирован: 14 мар 2016, 11:05

Пред.След.

Вернуться в Галимьянова Руфина Фаритовна

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron