Еникеева Ляйсан Мазитовна

Модератор: Sulejmanow R.F.

Еникеева Ляйсан Мазитовна

Сообщение admin » 11 мар 2016, 07:25

.
Аватара пользователя
admin
Администратор
 
Сообщения: 754
Зарегистрирован: 11 мар 2013, 15:02

Re: Еникеева Ляйсан Мазитовна

Сообщение enikeeva Laysan » 14 мар 2016, 10:23

Исемдә алтын сукмакка,
Тәү аяк баскан көнем.
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем...
Көннәр,көннәр.... Сиздермичә генә, әкрен генә көндәлек мәшәкатьләр белән узалар да, узалар. Җырларда җырланганча, аккан судай, кире кайтмыйлар.
Мәктәптә эшләү дәверендә мондый көннәрнең исәбе хәзер 20 елдан артып китте. Ә мәктәп һаман үзенә тарта, тынгысыз да, мәшәкатьле дә, шул ук вакытта мәгънәле һәм заман сулышын тоеп, яшь буын арасында үтелгән ул еллар. Башкортстанның матур табигатьле, кечкенэ Кармасан, Чәрмәсән елгалары һәм уңган халкы белән дан тоткан Благовар районының Былышлы авылында җыр-моң сөюче гаиләдә баш бала булып дөньяга килгәнмен.
Гаиләдә ике генә бала булсак та, эш сөючән, тырыш, тыйнак булып, әти-әни сүзен тыңлап үстек. Әле генә уйлыйм: гади хезмәт кешеләре булса да, әти-әнием чын педагог булганнар икән бит, гаилә педагоглары. Әтием аз сүзле иде, ләкин безгә аның бер күз карашы да җитә, ни әйтәсен аңлап торабыз. Кулыннан килмәгән эше юк, ул гаилә тоткасы. Әниебез Рәмзилә сабыр, ипле, уңган, назлы, җыр-моңга гашыйк кеше. Безне яратуын гел сиздереп тора иде. Әле дә шулай: әти белән әни изге догаларын һәрчак безгә юллыйлар. Туганым Рөстәм гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Ул безнең горурлыгыбыз, Татарстанның атказанган җырчысы. Туганым белән тату яшибез, беребез өчен беребез өзелеп торабыз. Монысы да әти-әни тәрбиясенең нәтиҗәседер, дим.
Мәктәп бездән бер чакрым ераклыкта иде. Миннән ике яшькә зуррак булган күрше кызы Алия мәктәпкә киткәндә, тәрәзә аша башымны сузып, кызыгып та, көнләшеп тә карап калганым хәтергә уелып калган. Аның кебек аркама портфель асып, ашыга-ашыга мәктәпкә барасым килә иде. Яшь җиткәнче тыныч кына көтеп торып буламыни? Укырга өйдә өйрәндем, әниләр эштә булса да картәнием хәрефләр өйрәтте.
Менә ул көн килеп җитте. Беренче сентябрь көнне мәктәпкә барулары!
Әле булса да күз алдымда: әнием белән икәү мәктәп ишеген ачып кердек. Беренче укытучым Мөнәвәрә апа Гомәрова иде. Ул игелекле, үз эшен чиксез яратучы, кирәк вакытта кырыс та була белән чын остаз. Педагогия юлына илтүче сукмактан мине җитәкләп алып китүче олы йөрәкле укытучым! Инде 40 елга якын гомер үтеп киткән, ә шул мизгел еш күз алдыма килә, балачакның якты хатирәсе булып, күңел түрендә уелып, гомер буена мине озатып барыр, мөгаен.
Баланың киләчәктә сәләтенә ярашлы һөнәр сайлавы, тормышта үз урынын дөрес табып, эшенә күңел биреп, намуслы эшләве, ниндидер уңышларга ирешеүендә мәктәп укытучысының йогынтысы зур. Бүгенге катлаулы тормышта югалып калмаска, алдагы тормышка өмет белән яшәргә, балаларны ата-ана белән берлектә мәктәп укытучысы өйрәтергә тиеш дигән фикердәмен.
Табигатьтә һәр нәрсәнең үз урыны, үз тәгәенләнеше булган кебек, тормышта да һәр кешенең үз урыны була. Тормышыңны балалар белән бәйләргә карар итеп укытучы һөнәрен сайлаганда, иң беренче шарт булып баланы сөю, ярату, аралау, кайбер чакта иркәләү дә булырга тиеш дип уйлыйм. Аларны бөтен яклары белән кабул итсәң генә, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак, бигрәк тә укучының күңелен үстерә, матурлыкны күрә, тоя белергә, хис-тойгыларын әйтеп бирергә өйрәтергә тиешмен дип саныйм. Укытучы – гомерлек укучы, белем алучы. Балалар алдына чыгып, белем бирү өчен һәрдаим үз белемеңне күтәрү өстендә эшләргә, һәр нәрсәдән хәбәрдәр булырга кирәк. Бигрәк тә хәзерге заманда. Егерме беренче гасыр безгә яңа таләпләр куя. Күзләребез компьютерның яссы маниторына төбәлгән, аралашуыбыз да электрон почта, кәрәзле телефоннар аша, хәтта фикерләү сәләтебез дә интернет челтәренә бәйле. Бер карашка сәер булган бу күренешләр, икенче карашка, гап-гади замана таләбе түгелме?!
Төрле милләтле урыс телле мәктәптә туган телне өйрәнү бигрәк тә түземлек, игътибарлык, тырышлык таләп итә. Бу таләпләр яңа буынны тәрбияләүчеләр-укытучылар өчен дә бик актуаль. Башлангыч сыйныфтан ук электрон журналлар, электрон дәреслекләр белән эшләү, бигрәк тә электрон күрсәтмәлелек куллану даими. Моның өчен мин информация-коммуникация чаралары белән оста эш итәргә тиеш.
Татар телен аңлау дәрәҗәсе төрлечә булганлыктан, индивидуаль эшләргә, зур урын бирергә туры килә. Һәр укучыга дәрес мавыктыргыч, аңлаешлы, файдалы булсын өчен төрле эш алымнары кулланып, фольклор элементларына таянып эшләү отышлы минемчә.
Мәктәптә “Чаткылар” фольклор түгәрәге җитәкчесе буларак, укучы балаларда телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, матурлыкка, мәдәнияткә ихтирамлы караш, сөйләм телен үстерүне, баетуны тәрбияләргә тырышам.
Минем фикеремчә, һәр укучының да күңелендә-тормышында җылылык өркеп торучы, икеләнгән мизгелләрдә юл күрсәтердәй маягы – укытучысы булырга тиеш. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә, аның укытучысы атлый.
Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.
Көн күптән кичкә авышкан инде, аяк астында көзнең соңгы яфраклары кыштырдый. Әкрен генә көзге көнгә хозурланып өйгә таба атлыйм.
Уйлар, уйлар...
Минем укучыларымның кайберсе инде үзләре –укытучылар. Димәк, алмаш бар. Яшь алмашка әйтәсе килгән сүзем: “Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы ул –яшәү рәвеше дә”.
Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең УКЫТУЧЫ булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе. Һәр балага – аерым ачкыч. Һәр педагогның ачкычы үз кулында.
enikeeva Laysan
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 14 мар 2016, 10:19

Re: Еникеева Ляйсан Мазитовна

Сообщение Хрутка » 01 апр 2016, 12:07

Уважаемая Ляйсан Мазитовна! Вы хороший учитель, видно что Вы любите свою работу. Очень радостно, что в школах работают такие педагоги! Удачи Вам!!!
Хрутка
 
Сообщения: 4
Зарегистрирован: 17 мар 2016, 10:14


Вернуться в Еникеева Ляйсан Мазитовна

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron