Субханкулова Резида Радиковна

Модератор: Sulejmanow R.F.

Субханкулова Резида Радиковна

Сообщение admin » 09 мар 2016, 12:44

.
Аватара пользователя
admin
Администратор
 
Сообщения: 754
Зарегистрирован: 11 мар 2013, 15:02

Re: Субханкулова Резида Радиковна

Сообщение Резедуша » 15 мар 2016, 17:18

Укытучы- рух маягы.
Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез.
(Ризаэддин Фәхреддин)

Без бәләкәй чакта укытучы Ходайга тиң кеше иде. Аннан да белемле, акыллы, мөлаем кеше юктыр, дип ышана идек. Мин андый бәхеткә үрелсәм дә, җитә алмам төсле иде.
Илемнең тарихын сөяргә, халкымның гореф-гадәтләре белән кызыксынырга, аларга соклану һәм горурлану хисе белән карарга, белемнәремне кемгә дә булса тапшырырга, гомумән, укытучы булырга миңа әбием(картинәм) хикәяләре этәргеч булгандыр, дим.
Хатирәләрем әледән-әле балачагыма алып кайтып торалар. Җәйге каникулларны миннән дә сагынып көткән кеше булмагандыр. Йокым туйганчы йоклар идем, аннары көннәр буе урамда дусларым белән йөгереп уйнар идем дип көтми идем мин ул ялларны, юк. Картинәм янына тизрәк кунакка барасым килеп вакытларны ашыктыра идем.Эх, рәхәт чаклар! Бәлки, әнә шул чакларны алда сагынасымны белеп тә, мин әбиемнән беразга да калмый идем, аңа “койрыгы” булып тагылып йөрдем.
Кичен, бәйләм артында, картинәм хикәяләрен башлый торган иде. Балачак, яшьлек хатирәләре...Сугышның хәтәр еллары, Мәскәү янында тылда торф чыгаруда йөрүләре турында.Ул еллардагы ачлык, ялангачлык турында. ”Дитдумга” эшкә урнашуы, шундагы бәхетсез, бетләп-кутырлап беткән балаларны кызганып елаулары турында.
-Нишләп кайтып кына китмәдең соң?
-Әй, балам. Барысы да авыр дип өйләренә кайтып китсә, ул явыз нимесләрне ничек җиңәр идек? Барыбыз тырышканга күрә җиңдек бит инде.
“Ә сугыштан соңгы авыр еллар... Каһәр суккан Хрущевның кукуруз икмәкләрен авыл лавкасына көненә бер тапкыр китерәләр. Алдан чират алып куймасаң, анысы да эләкми. Ә ул икмәкне бит ашарлык та түгел, чи иде.” Картинәм хикәясен дәвам итә.
“Көне-төне басу эшләреннән кайтып кермәдек. Кайтсак та, тик утырмадык: кич утырып оек, бияләй, шәл бәйләдек, чигү чиктек, киндер суктык. Үзебезгә күрә мал да асрадык. Бер сыерыбыз, мамыкка дип тоткан кәҗәбез дә бар иде. 40нчы еллар ахырында авыл кибетен тутырып галушлар кайтардылар. Аңа шатлануыбыз! Ярты авыл ул вакытта әле чабата кия иде бит. Их!(Әбием уфтанып куя.) Сезгә, балам, без күргәнне күрергә язмасын. Ходай сакласын!”
Әбиемнең хикәясендә бер генә дә зарлану чаткысы юк. Киресенчә, ул әнә шул авыр елларны сагынып сөйли. Яшьлеге бит анда калган. Ул авырлыклар кешеләрне сындырмаган, көчле генә иткән.
Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Авылга кайткан саен, мин картинәмне генә кочмаганмынтарихның үзен кочканмын! Чандыр гәүдәле, зифа буйлы, көчле рухлы әбиемдә мин үз күзләрем белән ил тарихын, халкым тарихын күрдем.
Нәкъ әнә шунда башлангандыр да минем укытучылыгым. Картинәмнең “Йосыф вә Зөләйха”ларыннан, “Таһир белән Зөхрә”ләреннән, чәчәкле күлмәкләреннән, ак яулыкларыннан, әти-әниемә дип язган каз тешедәй тезелеп торган вак-вак латин хәрефле хатларыннан. Мин халкымның традицияләренә, тарихына, җыр-моңына тик шул чакта гына гашыйк булганмын.
Мин - укытучы! Мин бәхетле кеше!
Мәктәпкә барган саен мин шуны истә тотам: укытучы баладан өстә торырга түгел, ә аның янында булырга тиеш.Укучыларымны мин һәрвакыт мактыйм, яңалык белергә омтылганнарына шатланам.Алар дәреснең максатын, бурычларын үзләре куеп, сайлап ала беләләр.Проблемалы ситуацияләрне төркемнәр эчендә яисә парлап хәл итәләр.Дәреснең рефлексив өлешендә актив катнашып, үзаллы нәтиҗәләр ясыйлар.
Укытучы - баланың ата-анасына үрнәк кеше. Минем өчен бу аралашу бик мөһим. Әледән-әле әти-әниләренә шалтыратып торам, сыйныф җыелышларына йөрим. “Балаларыгызны ничек барлар, шулай яратыгыз!”, “Туган теле кирәк кешегә!” дигән темаларга докладлар да ясадым.
Балачак - дөньяны һәм кешелекне танып белү, киләчәк гражданинының шәхес булып формалашу чоры. Ә бит без бик катлаулы заманда яшибез. Егерме беренче гасырда кешелек милли мәдәниятнең таркалуына һәм шәхеснең деградациясенә китерә торган явызлык, ерткычлык, җинаятьчелек белән йөзгә-йөз очрашты. Минем татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак төп бурычым - милли йолаларга таянып, укучыларымда кешелеклелек, бер-береңә ихтирамлылык, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү. Чөнки әхлак, әдәплелек һәм рух көчлелеге безнең гөнаһка батып барган Җир шарын коткарыр.
Кеше күңеле балачакта күргән-ишеткәннәрен мәңге онытмый. Шулай булгач, без  укытучылар һәм ата-аналар- нарасыйларыбызның балачагын матур итәргә тырышырга бурычлыбыз. Алар безне гел елмаюлы, кешелекле, ярдәмчел итеп истә калдырсыннар! Матур җирләргә йөрик, классик китаплар укыйк, иманлы булыйк, ипле сөйләшик,тугры дуслык үрнәкләрен күрсәтик! Матурлыкны күреп үскән баланың изге күңелле кеше булып үсүенә иманым камил.
Мин үз гаиләмне, эшемне, укучыларымны яратам. Дәресләремнән укучылар елмаеп чыга икән, димәк, мин уңышлы педагог. Көн дә эшкә теләп бару, һөнәремне дөрес сайлаганмын дигән уйларымны ныгыта. Бәхетле кеше генә башкаларны бәхетле итә ала.
Резедуша
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 15 мар 2016, 17:12


Вернуться в Субханкулова Резида Радиковна

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron