Гильманова Миляуша Амировна

Модератор: Sulejmanow R.F.

Гильманова Миляуша Амировна

Сообщение admin » 09 мар 2016, 12:28

.
Аватара пользователя
admin
Администратор
 
Сообщения: 754
Зарегистрирован: 11 мар 2013, 15:02

Re: Гильманова Миляуша Амировна

Сообщение Гильманова Миляуша » 13 мар 2016, 18:16

Эссе «Мин -укытучы»
«Алма агачыннан ерак төшми»диләр. Тел мәсьәләсенә кагылганда, бу мәкаль искергән дә кебек. Туган телебезне, милләтебезне алмагач белән чагыштырсак, ә аның балаларын алмалар дип атасак, никадәр ераккарак китәргә тырыша үз теленнән бүгенге милләт балалары, никадәр ераклашырга тырыша алар үз агачыннан, мәдәниятеннән. 27 ел мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгәндә күңелемне әрнеткәне шул -телебезне кимсетергә, аңа икенче дәрәҗәдәге дәрес итеп карарга тырышучылар байтак булды. Бу заманда туган тел укытучысына дәрес укудан тыш үзен еллар буена туган телнең мөһимлеген, кирәклеген, гүзәллеген расларга туры килә. Һәм кемгә дип уйлыйсыз шул ук татарның үзенә, балаларның әти-әнисенә.
Ләкин һичкайчан да татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнемә үкенмәдем. Чөнки Каюм Насыйри сүзләре белән әйткәндә: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”. Шулай ук аның түбәндәге сүзләре минем өчен девиз булып әверелделәр: “ Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"
Мин-туган тел укытучысы ! Төп максатым ул - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә, гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.
Минем һәр хезмәт көнемне көрәш белән чагыштырырга мөмкин. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, шул юлда армый -талмый хезмәт итү.
Мин-туган тел укытучысы, еллар үтү белән шуны аңладым: һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, укучыларга кызыксынырлык булсын өчен, һәр дәрестә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк.
Бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып, иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү алымнары да белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Мин укучыларыма әзер белем генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге, дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.
Мин-туган тел укытучысы һәм дәресләремдә белем бирү генә түгел, милләткә мәхәббәт, меңьеллык тарихы булган татар халкы белән горурлану хисе тәрбияләргә тиешмен. Алай гына түгел, үз фикере булган, әхлаки яктан нык, тәртипле ата-ана булырдай кешеләр үстерергә өлеш кертергә тиешмен. Минем дә вазифам шуннан торганлыктан, мин әти-әниләр белән элемтәдә тору өчен төрле класстан тыш чаралар, җыелышлар үткәрәм, бергәләшеп татарча спектакльләргә барабыз. Бу балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Өстәп шуны әйтергә кирәк, фикеремчә, ата-аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң һәм балаларың үрнәк булырга тиештер. Гаиләм минем һәр эшемдә терәк, таяныч, җиңел булмаган хезмәт юлымда ышанычлы юлдашым.
Мин-туган тел укытучысы. Максатым телебезнең байлыгының күпмедер өлешен укучыларымның аңына сеңдерү, аларны сүз белән эш итәргә өйрәтү, күңелләренә иҗат оеткысы салу. Байтак укучыларым минем кебек шигърият чире, иҗат чәме белән авырганнар икән, бу ләззәтле дә сихерле дә шигърият дөнясына алып керүем белән горурланам гына. Укучыларым сәнгатьле сүз белән клуб сәхнәсеннән чыгыш ясыйлар, татарча җырлыйлар. әдәби әсәрләрне сәхнәләштерәләр, әдәби әсәрләрнең теле өстендә эшләп рефератлар, докладлар язалар икән бу инде минем эшемнең нәтиҗәләре дип саныйм.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Ә үз телен, милләтен яратмаган баланың сәламәт булуына ышанып бетмим мин. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Мин-туган тел укытучысы. Яраткан эшемә һәр көнне ашыгып китеп барганда, күз алдыма яраткан кабинетым, 27 ел буена туплаган дидактик материалларым, үткәргән дәресләрем килә. Бер генә көнем дә бушка үтмәгәндер, чөнки һәр сабыйның күңеленә юл таба алдым, нәни йөрәкләрендә туган телебезгә сөю, әдәбиятыбызга ихтирам,милләтбез белән горурлану хисе тәрбияләргә тырыштым. Беләм, кайчандыр яраткан эшемне тәмамларга туры килер, ләкин хаклы ялга чыксам да, үземнең иҗат җимешләрем белән булса да, илебезне, телебезне яратырга өндәп яшәрмен..
Язмамны соңгы елларда үзем язган шигырьләрнең берсе белән тәмамлыйсы килә.
Ничә еллар соңга калмаска дип,
Мин ашкындым сиңа мәктәбем.
Ничә көннәр булды өстәлемдә
Язар өчен ачык дәфтәрем.
Һәр дәресем яңа ачыш булды,
Тәҗрибәләр иле, мәктәбем.
Акыл туплап киткән балаларга
Барып җитте микән әйткәнем?
Күңелемдә күпме истәлекләр
Синең белән бәйле мәктәбем.
Матур уйлар, якты хыял белән,
Әзерләп тор тагын шәпләрен.
Мәктәп гүя һәрбер укчыга
Ачып бирә гомер дәфтәрен.
Азак тормыш үзе бәя бирә,
Йөкләгәндә дөнья хәстәрен.
Үз эшемнән берчак арысам да,
Мин зарланып берни дәшмәмен,
Үзе бәхет - сөйгән һөнәремне
Синдә табу, газиз мәктәбем.
Миләүшә Гыйльманова, Нуриман районы Яңа Субай мәктәбе укытучысы
Гильманова Миляуша
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 13 мар 2016, 17:49

Re: Гильманова Миляуша Амировна

Сообщение Адиба Ибрагимовна » 01 апр 2016, 19:33

Миләүшә Әмировна! Чын татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлегегезне күптән беләм. Иҗатта кайнап яшәвегез дә сер түгел. Бүген мәктәптә туган тел дәресләрен алып бару җиңел түгел. Көрәшә-көрәшә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез. Сезнең кебек үз эшен яратып, заман белән бергә атлап яшәгән туган тел укытучылары күбрәк булсын иде. Киләчәк буынның нинди булуы укытучыда да тора бит! Сез югары профессионализмга ия, күпьеллык эш тәҗрибәсе тупланган. Конкурста җиңү телим! Чын күңелдән!
Адиба Ибрагимовна
 
Сообщения: 3
Зарегистрирован: 29 мар 2016, 08:07


Вернуться в Гильманова Миляуша Амировна

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron