Дифина » 12 мар 2016, 04:33
Эссе “Мин - укытучы ”
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң - иңнәре, матур холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.
Бала чагымның якты хәтирәләре, беренче укытучымның изге образы кечкенә йөрәгемдә укытучы булу теләген уяткандыр, дип уйлыйм. Шуңа да моннан 25 ел элек мин нәкъ менә шушы һөнәрне сайлап, ниятемне тормышка ашыру өчен, Башкорт дәүләт университетының татар - рус бүлегендә белем алдым. Уку еллары дәвамында туган телемнең серләренә төплерәк төшендем, аның илаһилыгына тагы да ныграк инандым.Кулыма диплом тотып, Краснокама районы Яңа Бөртек урта гомуми( хәзерге вакытта төп гомуми) белем бирү мәктәбенең ишекләрен ачып керүемә дә 20 ел вакыт үтеп киткән. Шушы дәвер эчендә балаларга үзебезнең ана телебезне– татар телен өйрәттем һәм өйрәтәм. Нинди генә җилләр какмады туган телемнең язмышын?! Әмма бөек Тукай теле мәңге яши. Аның язмышын хәл итүдә минем дә өлешем бар.
Мәктәп- иң гаҗәп ил. Анда бер көн икенчесенә охшаш түгел. Һәр мизгел - нидәндер яңалык эзләү. Һәр укучы - киләчәк төзүче. Шулай булгач, бу илнең бөтен вәкилләре дә киләчәк өчен җаваплы. Монда һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, тирә - яктагыларга кызыксынырлык булсын өчен, тирә - юньдәгеләргә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен ашыгырга кирәк. Төп максатым - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә, гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.
Бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып, иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, , проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү алымнары да белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Мин укучыларыма әзер белем генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге, дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңелләрдән түгел түгелен, әмма үз эшемне яратып башкарам, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә киләм, балаларның зур ышаныч белән миңа төбәлгән карашларын күрәм һәм.... барлык аруларым югала, һәм хезмәтемнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре кичерәм.
Балаларның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында – минем кулымда, минем йөрәгемдә. Укытучы һөнәре – мәңгелек һөнәр.