Уважаемые учителя родных языков!

Модераторы: Ахат Ильмухаметов, Sulejmanow R.F., Галиакберова А.Р.

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Нугуманова Гузалия » 06 ноя 2014, 19:04

Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.Компьютер ярдәмендә туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар,барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән,интернетка тоташтырылган.
Нугуманова Гузалия
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 23 окт 2014, 16:50

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Регина Флёровна » 06 ноя 2014, 19:06

Хәерле кич! Һәрбер дәресне интернет- ресурслар кулланып үткәреп булмый. Ул дәреснең төрле этапларында урынлы , уйланылып кулланылырга тиеш. Укытучы- укучы-сыйныфташлар белән аралашу һәм төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш. Шунда гына югары нәтиҗәлелеккә ирешеп була.
Регина Флёровна
 
Сообщения: 5
Зарегистрирован: 06 ноя 2014, 16:04

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Нугуманова Гузалия » 06 ноя 2014, 19:06

Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый. Укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.

Информацион технологияләрнең түбәндәге формаларын кулланырга мөмкин:
1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2.Мультимедиалы презентацияләр куллану.Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
3.Интернет челтәре ресурслары куллану.Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Нугуманова Гузалия
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 23 окт 2014, 16:50

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Нугуманова Гузалия » 06 ноя 2014, 19:10

Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материалны мультимедия аша биреп була. Ләкин дәрес тулаем аңа корылырга тиеш түгелдер дип уйлыйм.
Нугуманова Гузалия
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 23 окт 2014, 16:50

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Регина Флёровна » 06 ноя 2014, 19:28

Баланы әдәби әсәр укырга бары тик әти-әнисе һәм укытучы гына өйрәтә ала. Моңа баланы яратып, аңа күңел җылыңны биреп, аның белән бергәләп рухи хезмәт башкарып кына ирешеп була. Бу җанлы аралашу, фикерләшү, нәтиҗәләргә килү процессын бер техник чара да алыштыра алмый. Ярдәм итә, әлбәттә. Әмма төп рольне укытучы уйный.
Регина Флёровна
 
Сообщения: 5
Зарегистрирован: 06 ноя 2014, 16:04

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Зульфия Валитовна » 06 ноя 2014, 20:33

Хөрмәтле коллегалар, хәйерле кис! Бөгөн Ҡалтасы районында Әхәт Ғәлимович башҡорт теле уҡытыусыларын бик фәһемле,кәрәкле мәғлүмәттәр менән таныштырҙы. Эшкә яңы дәрт, илһам, көс алып ҡалдыҡ. Ҙур рәхмәт! Федераль Дәүләт стандарттарына ярашлы дәрестәребеҙҙе дөрөҫ, бай йәкмәткеле итеп үткәрәйек. Бының өсөн беҙгә, әлбиттә, интернет-ресурстар ҙур ярҙамсы булып тора. Белем биреүҙең сифатын күтәреүҙә бик нәтижәле сара, тип уйлайым. Уҡытыусының бәҫен күтәрә,тип әйтһәм дә яңылышмам. Уңыштар һеҙгә!
Зульфия Валитовна
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 06 ноя 2014, 09:31

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Регина Флёровна » 07 ноя 2014, 03:57

Хәерле көн! Мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга, мәгълүматны катологлар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә, укыту процессында кулланырга мөмкин.
Регина Флёровна
 
Сообщения: 5
Зарегистрирован: 06 ноя 2014, 16:04

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Максютова Р.Р. » 07 ноя 2014, 11:18

Современные ИКТ открывают учащимся и преподавателям доступ к нетрадиционным источникам информации, повышают эффективность самостоятельной работы, дают совершенно новые возможности для творчества, проявления и выявления своих способностей, обретения и закрепления различных навыков, позволяют реализовать принципиально новые формы и методы обучения. Это такие средства доступа как, локальные и глобальные информационные сети, телеконференции, электронная почта, форум, чат и т.д.
Максютова Р.Р.
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 31 окт 2014, 04:57

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Руслана » 07 ноя 2014, 11:35

Гульмира Бикбулатова писал(а):Һаумыһығыҙ, хөрмәтле коллегалар! Интернет-ресурстарҙы бөгөн беҙ бик кәрәкле тип һанайбыҙ. Сөнки уҡыусылар менән олимпиадаға әҙерләнгәндәме ул,йәки фәнни эш яҙғанда интернет селтәре ярҙамға килә. Сөнки төрлө мәғлүмәттәрҙе табыу, теге йәки был тема менән танышыу өсөн бик уңайлы. Бының өсөн уҡыусының өйөндә интернет селтәре тоташтырылған булырға һәм башҡорт хәрефтәре менән (шрифты) ул эшләй белергә тейеш. Бынан тыш дәрестәрҙә лә беҙ интернет менән ҡуллана башланыҡ. Балаларға ҡыҙыҡ, улар бирелеп эшләй, ярыша-ярыша кәрәкле мәғлүмәттәрҙе табырға ынтыла.

Мин дә һеҙҙең фекерегеҙ менән килешәм. Тик ауыл ерендә йәшәгән балаларҙың бик һирәктәре генә өйөндә интернет селтәренә тоташҡан.
Руслана
 
Сообщения: 44
Зарегистрирован: 07 фев 2014, 13:59

Re: Уважаемые учителя родных языков!

Сообщение Нугуманова Гузалия » 07 ноя 2014, 13:34

Икетеллелек шартларында информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача,читтән торып экскурсияләрдә булу шартлары тудыра. Бу технологияне куллану укучыларда фән белән чынлап торып кызыксыну уята.Темага карата 8- 10 слайдтан торган презинтацияләр әзерлим, яисә интернет челтәреннән әзерен табам. Татар телен авыр үзләштерүче укучыларның да мондый дәресләрдә активлашуы күзгә күренеп арта.
Нугуманова Гузалия
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 23 окт 2014, 16:50

Пред.След.

Вернуться в Использование Интернет-ресурсов в обучении башкирскому языку и другим родным языкам и литературам

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron