Курбанова Галия » 02 апр 2014, 08:26
Хәерле көн,хөрмәтле жюри әгъзалары , коллегалар!
Үземнең чыгышымны Сәйфи Кудашның “Туган ил” шигыры белән башлыйсым килә.
Зур минем Туган илкәем,
Киң минемТуган илем.
Айга басып карасаң да,
Күрмәссең аның чиген!
Бу шигырьне без укучылар белән 4нче сыйныфның беренче дәресендә өйрәнәбез.Функциональ грамоталы, рухи бай фикерле шәхес тәрбияләүдә шигырь нинди йогынты ясый? Әлбәттә,бик зур.Чөнки шигъри әсәр бала күңелендә Туган ил белән горурлану,якыннарына мәхәббәт,сакчыллык хисләре уятуда зур роль башкара. Ә болар, һичшиксез, бүгенге җәмгыятебезгә кирәкле билгеләр.
“...гүзәллектән туган хисләр, бигрәк тә,кече яшьтә кирәк,шулай булгач ,матурлык тудыручы хисләрне бирергә омтылыгыз.Чөнки шул хисләр генә югары уйлар тудырыр”,-дигән фикере белән алда әйтелгән сүзләрне М.Ф.Достоевский да исбатлый.
Әмма,шигъри әсәр өстендә эш оештырганда укытучы билгеле бер проблемаларга юлыга.Балалар шигъри әсәрне яратып укымыйлар.Моны татар телен өйрәнүче балалар арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре дә дәлилли.Бу проблемаларның сәбәбе дә билгеле.Башлангыч сыйныфларда шигъри,чәчмә әсәрләр грамматик темалар белән берлектә килә,шунлыктан әдәби әсәр өйрәнү сәнгатьле уку күнекмәләре белән генә чикләнеп кала һәм
укучы урта сыйныфка килгәч, өйрәнелгән принцип белән генә эш итә. Башлангыч сыйныф укучыларының шигъри әсәрләргә кызыксынуын ничек арттырырга һәм укытучыларга бу эшне оештыруда ничек ярдәм итәргә? Әлбәттә,минем “эш портфелемдә”тел белгечләре,методистлар – А.Әхмәдуллин,Ә.Нигъмәтуллин,А.Яхин,
С. Исмәгыйлева;рус галимнәреннән А.А.Леонтьев,В.Г.Костомаров тәкъдим иткән алымнар бик күп.Янә бу хезмәтләрне өйрәнгәннән соң шигъри әсәрне укуга кызыксыну уята алырдай инновацион алымнар кирәклеген ачыкладым.
Шундый инновацияләрнең берсе ИКТ һәм аның бер өлеше булып торган мультимедия презентацияләре тора.
Интернеттан темага кагылышлы материаллар табу,әлбәттә,авырлык тудырмый.
Авырлык, аларны бер системага салып, гомумиләштереп шигъри әсәрне өйрәнүдә кызыксыну уятып, куелган максатка ирешүдә. Шуңа да проектымның темасы булып:“Башлангыч сыйныфларда шигъри әсәрләр өйрәнгәндә мультимедия проектын куллану ” булды.
Шигырьләр өйрәнгәндә мультимедия куллану укучы балаларның материалны психологик кабул итүдә,истә калдыруда,күзаллауда,иҗади фикерләүдә уңай эмоцияләр тудырса,мультимедия проекты укытучыларга шигырь өстендә эшне оештыруда зур ярдәм булып тора. Кызганычка каршы,бар укытучы да дәреснең темасына,максатына ярашлы материаллар әзерли алмый .Күрүебезчә,капма-каршылык килеп туа.Шунлыктан проектның максаты билгеләнә:4нче сыйныфларда Ф.А.Гафурова,Б.С.Сәлимгәрәева дәреслеге буенча шигъри әсәрләр өйрәнгәндә мультимедия презентацияләрен куллану.
Эш барышында,башлангыч сыйныф укучыларының шәхес буларак формалашуында мультимедия презентацияләре зур этәргеч булып тора дигән гипотеза чыгарылды һәм тикшерелде.Бурычлар билгеләнде:
1.Проектның темасы буенча педагогик һәм методик әдәбиятне өйрәнү;
2.Башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларның,укучыларның шигъри әсәр өйрәнгәндә туган проблемалары хакында фикер алышу;
3.4нче сыйныфларда шигъри әсәрләр өйрәнү өчен дәресләргә презентацион материаллар төзү һәм куллану;
5.Проект барышында укучыларның шәхес буларак формалашуын анализлау.
Куелган бурычларны үтәүдә слайдта күрсәтелгән шәхесләрнең алымнары кулланылды. (слайд)
Проектның катнашучылары булып, башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучылар һәм 4нче сыйныф укучылары тора.
Көтелгән нәтиҗәләр:шигъри әсәр өйрәнүгә теләк белдерүче,гамәлләр кылучы,җаваплы,тирән белемле,эзләнүче,рухи яктан бай шәхес тәрбияләү һәм укытучыларның эш процессын мобильләштерү.
Проект эш барышында һәм алдагы кулланышында үз билгесен табар.
Бу слайдта проект үтәлешенең планы бирелгән.
I этапта проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү өчен уку дәреслекләре,методик әдәбиятләр тикшерелде.Бу этапның продукты булып,шигъри әсәрләрне өйрәнүдә презентацион материалларның төзелеш алгоритмы тора.
Алар үз эченә:
-дәрес максатын;
-көтелгән нәтиҗәне;
-предмет-ара бәйләнешне;
-мисаллы биремнәр белән слайдларны алды.
II этапта билгеләнгән алгоритм буенча мультимедия проекты төзелде һәм 4нче сыйныфларда апрбация үтте.
Сезнең игътибарга шәхси проект продукты тәкъдим итәм.
Бу дискта 10 дәрескә мультимедия проекты һәм аларга информацион карталар бирелгән.
Материал белән ничек эшләргә соң? Мәҗит Гафуриның “Хушыгыз,кыр казлары” шигырен алыйк.Тема буенча без нинди максатлар куябыз,нинди эш төрләре кулланабыз һәм нинди нәтиҗәләр көтәбез-болар барысы да информацион карталарда бирелгән.Төрле эш формаларын берләштерү балаларда,һичшиксез, кызыксыну уятачак.
Дәреснең темасын, максатын билгеләү өчен балаларга алдагы слайдлар бирелә.Укучылар үзаллы эшләрен планлаштырып, теманы,максатны билгелиләр,формалашкан метапредмет нәтиҗәләрен күрсәтәләр.
Балаларга эчке кичерешләрен сүзләр ярдәмендә ачарга “кәеф”сүзлеге ярдәм итә.
Укытучы өчен иң авыр этап булып,әсәрне анализлау тора.Чөнки аның теле аша гына шигырь эчтәлегенең бөтен матурлыгын,тирәнлеген күрсәтеп була.Әдәби алымнар кулланганда алдагы слайдлар ярдәм итә.Һәр дәрестә зур игътибар әдәбиятнең сәнгать һәм музыка белән бәйләнешенә бирелә.Бу очракта балаларга карау,анализлау өчен
эшләре бирелә. Поэтик текстның эчтәлеген бирүдә көйләре тәкъдим ителә.
Болар барысы да балаларның “Минем шигырьләрем”,”Картиналар галереясе”,”Әдәби шкатулка” кебек, үз иҗади проектларын төзүгә китерә.Балалар эшен үз презентацияләремдә дә кулланам.
III этапта проект продукты мастер классларда, ачык дәресләрдә,коллегаларыма тәкъдим ителде һәм киң кулланылыш тапты.Ә балаларның шигъри әсәр белән кызыксынуы әсәр укыганнан соң язылган иншаларда чагыла.Мәсәлән:миңа бу шигырь ошады,чөнки шигырь бик матур язылган ,автор аңа бар күңелен салган,ямьсез күренешләрдә дә матурлык чагыла,үземдә дә шигырь язу теләге туды. Иншалар эчтәлеге мультимедия проектын куллану көтелгән нәтиҗәләр китерүен дәлилли.
Чыгышымны бөек педагог В.А. Сухомлинский сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Иң яхшы тәҗрибәне үз эшеңә күчерү ул, аерым алымнарны механик рәвештә күчерү дигән сүз түгел,ә бирелгән идеяне тапшыру”.Минем дә бу эшем кемгәдер файда китерер дип ышанам.