Зиннатуллина Ф. А. » 02 апр 2013, 15:48
Фәндә күпме яңалыклар,ачышлар...Менә шулай телебезнең байлыгы аша күпме фән диңгезе буйлап йөзәргә мөмкин.Туган телебез аркылы язучыларыбызның бетмәс – төкәнмәс мирасы белән укучыларның рухи дөньясын баета алуым белән мин чиксез бәхетле. Аяз Гыйләҗевның “ Үзенең бәхетле булуын күрмәгән кеше бигрәк бәхетсез” дигән сүзләрен укыйм да,ә мин бит чылап та бәхетле дип уйлап куям: укучыларым минем белән ,яраткан эшем бар,һәр эштә ышанычлы терәгем- тату гаиләм бар,баларым бар,”исәнме , апа!”дип исәнләшкән , илебезнең төрле почмакларында таралган укучыларым булу белән дә бәхетле.Укытучы гомере буена картаймый, үз укучылары яше белән яши.Мин бу фикерләрнең дөреслегенә үземнең 25 еллык педагогик эш тәҗрибәм белән бик күп тапкырлар инандым.Бу һөнәрне дөрес сайлавымны ирешкән уңышларым да дәлилли.Ә ирешелгәннәр әле чик түгел. Алга барырга, яңа технологияләр кулланып, укыту- тәрбия процессында тагын да яңа үрләр яуларга насыйп булсын иде дигән теләктә яшим һәм эшлим.Иң әһәмиятлесе югалып бетү чигенә җитә язган халкымның телен торгызуга , яшьләрдә милли үзаң уятуга , милләтне саклауга аз гына булса да өлеш кертә алдым, дип уйлыйм.Чөнки укучыларым фән олимпиадаларында һәр ел саен призлы урыннар алып килделәр,ярыш-конкурсларда да үзләрен сынатмадылар. Күпмедер өлеш керткәнмен икән. Мин, димәк, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын.
Девиз: «В каждом человеке солнце, только дай ему светить…». Воспитание всесторонне развитой личности.