Гульшат Уразметова » 05 апр 2013, 16:49
Мәгълүм булганча, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш.
Табигый ки, башка фәннәрне укыткандагы кебек үк, татар теле, әдәбияты буенча да белем - тәрбия бирү дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә алып барыла. Аерым темаларга бәйләп, татар теленең барлыкка килүе, байлыгы һәм матурлыгы, аның хәзерге үсеше һәм камилләшә баруы турында әңгәмәләр үткәрү; татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру; мөмкин булганда ул галимнәр һәм язучылар белән очраштыру; тематик кичәләр һәм конференцияләр, семинарлар уздыру; татар теле дәресләре өчен материал туплаганда, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау. Болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар.